23 февраль көнне Девәтернә авыл җирлегендә юбилей медальләрен тапшырдылар
Девәтернә авылында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Девәтернә авыл җирлеге Юсупов Фәнис Миннефаяз улы ветераннарның өйләренә кереп, сугыш ветераны Зиятдинов Мингазетдин Зиятдин улы, тыл ветераны Шайхутдинов Нургаян Минемөхәмәт улына 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлап, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыгына» юбилей медальләре тапшырдылар.