МУХАМЕТРАХИМОВА МӘҮҖИДӘ САФА КЫЗЫ
Мухаметрахимова Мәүҗидә Сафа кызы 1930- елның 10- сентябрендә Габдрахман авылында колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә 5 бала була, иң өлкәне Мәүҗидә. Бик авыр еллар булганга күрә, 8 классны тәмамлагач, колхозга эшкә керә.Балачагы сугыш елларына һәм сугыштан соңгы чорга туры килә.Хезмәт стажын төрле җирдә уза. 1952- елда Кама – Исмәгыйль авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Мухаметрахимов Әнәс Хәниф улы бу елларда нефть чыгаруда буровойда эшли. Әнәс абый – Бөек Ватан сугышы ветераны.