Шефлык эше дәвам итә.
Утыз Имән мәктәбе укучылары авылыбызның сугышта һәлак булган һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен һәрвакыт карап, чистартып торалар. Мәктәп укучыларында сугышта катнашкан бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү юнәлешендә бик күп чаралар уздырыла.