Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сабалылар! Сезне, мөхтәрәм затлар, ихластан олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сабалылар! Сезне, мөхтәрәм затлар, ихластан олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм!
Байлар Сабасының Бөрә урманында урнашкан «Сабантуй» стендлы ату комплексында 2-3 май көннәрендә компакт-спортинг буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярыш үткәрелде.
Саба таңнары” редакциясе сугыш чоры хатирәләрен яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге игълан иткән иде. Ниһаять иҗади эшләргә йомгак ясар вакыт та җитте. Беренче урынны “Яктылыкка омтылган гомер” һәм “Урланган балачак” дигән язмалары өчен Гөлүсә Закировага бирергә карар кылдык.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйгегә килгән эшләргә йомгак ясалды.
2015 нче елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 1 май мәйданында Казан Кремле стеналары буенда хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Союз – 2015 Җиңү варислары” Казан Бөтенрәсәй яшьләр белем алу сборы старт алды.
Минем әбием Фәния Әмирова, үзенең күп чордашлары кебек, «әти» дип әйтергә тилмереп үскән буын вәкиле. 1941 елның җәендә аның әтисе фронтка алына һәм шул китүдән кайтмый. Әбиемнең әнисе Тәкъмилә әби һәм ике бала ятим калалар.
Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды. Ул Кызыл Мишә авылында тугызынчы бала булып туып-үсеп, 4 класс белем ала.
Тышта буран котыра гына, җил йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Язларында күп еллар аерма белән табигать кисәк-кисәк үзенең куәтен күрсәткәләп ала, гүя җирдәге кешеләрнең үзе каршында көчсезлеген тагын бер кат раслагандай итә. ...Шундый көнне Ул үзен дөньяда берүзе калгандай тойды. Әйе, бу олы яшьләрдәге чәчләре агарган ир кеше күзен түшәмдәге тигезле-тигезсез урнашкан һәм ботаклары төрле рәсем формаларына кергән такталарга төбәгән килеш нидер уйлана, әллә ул үзенең сикәлтәле узган яшьлеген уйлый, әллә шундый катлаулы тормыш елларын күз алдына китереп ята?
Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, – дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа. –Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадакларга эшкә ярый, – дип сүзен җөпләде икенче солдат хатыны. Сугыш елларында авыл халкы, аеруча солдат хатыннары, әнә шулай бер-берсенең кайгы хәсрәтен уртаклашып, югын да, барын да уртак итеп яшәгән.
Килдебәк авыл җирлегендә дә сугыш кагылмаган гаиләләр юктыр. 300 ләп авылдашыбыз кулына корал тотып сугышка киткән һәм бары 118 генә әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит-ят җирләрдә ятып калды. Ә тылда калган әниләр, апалар, хатыннар көнне – төнгә ялгап, барысы да Җиңү өчен дип яшәделәр, эшләделәр, балалар үстерделәр. Бүгенге көнгә Килдебәк авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз калмады. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.