ТАЗУТДИНОВ МИНАЗУТДИН ТАЗУТДИНОВИЧ
Тазутдинов Миназутдин Тазутдинович
Тазутдинов Миназутдин Тазутдинович
Фазуллин Мубаракзян Фазуллович родился 19 февраля 1919 года в селе Иляксаз. В 1929-1936 годах обучался семилетней школе села. Затем год проработал в колхозе. В 1937-1940 годах работал на заводе им. С.М.Кирова города Кировград Свердловской области. В 1940-1946 годах – в рядах вооруженных сил. В Великой Отечественной войне участвовал танкистом. Войну закончил в Румынии. Как представитель 5-ой танковой армии 2-го Белорусского фронта, 24 июня 1945 года участвовал в Параде Победы, который проходил а Красной площади города Москвы.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Кашапов Фәррах Кашаф улы, 1905 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.1941 елда сугышка алына. Шул елны Смоленск фронтында яраланып госпитальгә керә. Аннан чыккач танк десантында 107 нче танк бригадасында сугыша, яралана. 1942 елда аны демобизациялиләр. Өч ел хәрби заводта эшли. Авылга кайткач колхозда ферма мөдире булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры,бик күп җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.1997 елда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Аитов Илһам Афзалетдин улы, 1914 елда хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1941 нче елда сугышка алына. Ленинград фронтында сугыша. 1942 елда Колпино бистәсе тирәсендә яралана. Бер аягын өздерә. 1942 елның ахырында демобилизацияләнә,авылга кайта.1945 елга кадәр Сарманда эшли.Аннары Украинага китә. Иске Кәшергә кайта. Озак еллар “Искра” колхозында бухгалтер, колхозчы булып эшли. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп җиңү медальләре белән бүләкләнә.1996 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәсәнов Мөсәяф Хөсәен улы, 1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.1942 елда сугышка алына. Хәрби “Котюша” машинасы белән Мәскәү янында барган сугышлардан башлап, Берлинга барып җитә. Яралана, бер аягын өздерә. Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Кече сержант, отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1946 елның февралендә авылга кайта. “Киров” , “Искра” колхозларында ул ветеринария фельдшеры булып эшли. III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры һәм җиңүнен бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалова (Мәдиярова) Фәезкамәр Мөхәммәтдин кызы, 1920 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач Казан шәһәренә китә. Вахитов исемендәге заводның рабфагына укырга керә. Сугыш башлангач,Тархан районына окоп казырга җибәрелә. 1942 елда фронтка китә. 1782 нче зенит-артеллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. Мәскәүне саклауда катнаша. Аннары Краков шәһәре янына җибәрелә. –“Берүзең дошман тылына кереп китәсең. Элемтә өзелгән урынны табып ялгарга кирәк. 3-4 көн бер ризык капмый йоргән чаклар булды.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалиева Нәҗибә Галәлетдин кызы, 1920 елның 25 июлендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач, Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аннары авыл советы секретаре, район советы башкарма комитетында кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Казанда алты айлык хәзерлек курслары үткәч, беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. Ул 37 нче зенит-пулемет полкының 3 нче батальонында элемтәче булып хезмәт итә. –“ Башта Смоленскийны азат итүдә катнаштык, аннары безне Польшага җибәрделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хөсәенов Мөсәяф Әхмәдиша улы, 1926 елның 2 январендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1940 елда 7 классны бетерә.1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан кызыл армия сафларына алына һәм шуннан сугышка китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Кече сержант дәрәҗәсендә, 304 нче укчылар полкында (в/ч 29265 ) хезмәт итә. 82 мм һәм 120 мм минометларда, миномет командиры була. 1950 елның 15 декабрендә генә туган якларына кайта. Авылга кайткач “Киров” ,“Искра” колхозларында төзү бригадасы мастеры, балта остасы булып эшли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәмидуллина Гөлсем Хәмидулла кызы, 1915 ( 1919) елда Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. 1942 нче елда районнан 22 кыз фронтка китәләр.Кыска вакытлы хәзерлек курслары үткәч ул, кече сержант булып, зенитчылар отделениесендә хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, “Сугышчан казанышлары өчен ” һәм Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1944 нче елны сугыштан яраланып кайта һәм сугышка киткәнче башлаган эшен дәвам итә, ягъни мәктәптә укыту эшенә керешә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибуллин Әсгать Хәбибрахман улы , 1926 елның 20 апрелендә Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны 7 классны тәмамлый, Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар әзерләү курсында укый. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта, Япония чикләре буенда хезмәт итә. 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Сахалин утравындагы хәрәкәттәге армиядә артиллерист , сержант дәрәҗәсендә, орудие командиры була. Туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта.