ГАЛИМОВ ГАБДЕЛГАНИ ГАЛИМ УЛЫ
Сугыш һәм Хезмәт ветераны Галимов Габделгани Галим улы, 1899 елны, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Махсус мәктәптә укымый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли.1919 елның 5 августында Минзәлә РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Гражданнар сугышында катнаша. Башта укчы полкта укчы булып, аннан интендант булып хезмәт итә. Кавказда Моздок шәһәре янында тимер юл күперен саклауда катнаша. 1922 елның октябрендә туган авылына кайта. Төрле эшләрдә эшли.