ГАРИФУЛЛИН ЗӘЙНАГЕТДИН ГИЛЬФАН УЛЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Зәйнагетдин Гильфан улы 1924 елның 6 январенда Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Анак авылында туган (хәзерге Сарман районы). Иске Кәшер авылы мәктәбенә йөреп 7 класс белем ала. 14 яшендә трактор руле артына утыра, тракторчы ярдәмчесе булып эшли.