САЛИМОВА САИМА САЛИМОВНА
1919 елның 25 декабрендә Рангазар авылында туган.
1919 елның 25 декабрендә Рангазар авылында туган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында “Виват, Россия” патриотик җырлар бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында район мәктәпләре арасында хәрби-патриотик җырлар фестивале үтте.
24-31 март аралыгында балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы уза.
Бу атнада Яңа Чүпрәле башлангыч мәктәбе укучылары район музеенда экскурсиядә булдылар. Аларга музей директоры Субаев Р.Р. районыбыз тарихы, аның бөек шәһесләре турында сөйләде. Бигрәк тә районның сугыш чорындагы авыр еллары, сугышта катнашкан район кешеләре турындагы мәгълүмат укучыларда кызыксыну уятты.
Ел дәвамында Иске Шәйморза урта мәктәбебездә тимурчылык эше алып барыла. Укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм авылыбызның олыларына теләп ярдәм итәләр: кышын өй тирәләрен кардан чистарталар, көзен- язын бакча эшләрендә булышалар, йорт тирәләрен чүптән арындыралар.
Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды.
Бөек Ватан сугышы башлану халыклар тормышын, әдәбият һәм сәнгатьне дә төбе –тамырыннан үзгәртә. Сугыш ил өстенә авыр йөк булып төшсә дә, безнең шагыйрьләребез иҗат итүләреннән туктап калмыйлар. Шланга урта мәктәп китапханәчесе Маллямова Рамилә Р.
Азалак мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре Хакимова Гөлнара Фарисовна белән сугыш ветераны Хамидуллин Самигулла абый белән очрашуда булдылар. https://edu.tatar.ru
Азалак мәктәбе башлангыч класс укучылары "Рәхмәт сезгә ,тыл ветераннары!" дигән класс сәгатендә ветераннарга багышланган альбом белән таныштылар.
Азалак мәктәбе 7 нче класс укучылары татар әдәбияты дәресендә Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. https://edu.tatar.ru