Тыл ветераны белән очрашу
Кәүҗияк мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова Зилә Фатих кызы 1,4 нче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Шафигуллина Мофуаза апа белән очраштылар. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова Зилә Фатих кызы 1,4 нче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Шафигуллина Мофуаза апа белән очраштылар. https://edu.tatar.ru
16 февральда Муса Җәлилнең туган көне билегәп үтелде. Әлмәт мәктәбе укучылары татар теле hәм әдәбияты укытучысы Шаймарданова В.М. җитәкчелегендә Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, кроссворд чиштеләр. https://edu.tatar.ru
11 февраль көнне Александровка урта гомумбелем бирү мәктәбендә тыл ветераны Зарипова Галия апа белән очрашу булды. Ул башлангыч сыйныф укучыларына үзенең сугыш чорындагы балачагы, ачы язмышлары турында сөйләде. Үз абыйлары турында истәлекле язмалар, фотосурәтләр белән таныштырды. Хәзерге мәктәп белән элеккеге уку шартларын чагыштырып, балаларда үткәннәргә кызыксыну уятты; дөньяларның тыныч булуын, балаларның якты ,матур мәктәпләрдә тырышып укуларын теләде.
Азалак мәктәбенең кечкенә класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата рәсемнәр ясады. https://edu.tatar.ru
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе 5-9 класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган газеталар чыгардылар. https://edu.tatar.ru
Янурыс башлангыч белем бирү мәктәбе укучылары, тыл ветераны Мөхәммәдиев Наис бабай белән батырлык дәресендә https://edu.tatar.ru
Сарман гимназиясенең 2 в сыйныфында мөхтәрәм, сугышның башыннан алып ахырына кадәр үткән, Хәмитов Гыйльмехәммәт Зиятдин улы белән очрашу булды.Аның һәр сүзен балалар йотлыгып тыңлады.Бигрәк тә малайлар.Ничек тыңламыйсың ди,ул бит үз күзләре белән дошманны күргән,ничә тапкыр үлемнән калган һәм иң әһәмиятлесе-Рейхстагны штурмлауда да катнашкан! Аның түбәсендә җилфердәгән кызыл байракны күргәч,күзләренә яшь килә бабабызның.
Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга 6б классы (класс җитәкчесе Ганиева Гөлнара Азгаровна) үзенең зур өлешен кертә. Соңгы вакытта алар Бөек Ватан сугышы маршаллары турында мәгълүмат туплап, зур күләмле буклет чыгардылар. Ул бик матур һәм зәвыклы килеп чыкты.
Янурыс башлангыч белем бирү укучылары, һәлак булган сугыш ветераны Әхкәмов Әкмәл абыйның хатыны, Әнүзә апа белэн очрашуда! https://edu.tatar.ru
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Мәңге сүнми торган хәтер” дигән, сугыш вакытында җырланган җырларга багышланган иртә үтте. Бу иртә Бөек Җиңү турындагы тарихи истәлекләрне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максаты белән уздырылды. https://edu.tatar.ru