Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музеенда
Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей диварларында чын вакыт машинасы эшли башлады, Ул килүчеләрне кәгазь кисәгенә язылган һәр сүз фронт белән тыл арасындагы кыйммәтле күпергә әйләнгән чорга күчерә. Биредә кыр почтасы тарихына багышланган уникаль мастер-класс уза – ул үзендә туганнарыннан хәбәр алып кына калмыйча, өмет, ышаныч һәм рух көчен дә йөрткән почтага багышланган.






