Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФАРСЫЕВ МУЛЛАЯН ФАРСЫЙ УЛЫ

ФАРСЫЕВ МУЛЛАЯН ФАРСЫЙ УЛЫ

Район: 
Актанышский

1918 елның 7декаберендә Иске Сәфәрдә туа, шунда яши.

1939 елны хәрби хезмәткә чакырыла һәм 22 июнь таңында армиядә була.

Бессарабия, Киев, Смоленскины  саклауда, Курск дугасында, Берлинны алуда катнаша. 3 ай Германиядә хезмәт итә.

Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый, 1946 елның 6 июнендә авылына кайта. 

"Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Батырлык өчен", аннары юбилей медальләре, I дәрәҗә  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә .

Хәрби дәрәҗәсе- старшина.

12 ел шофер булып эшли, бригадир була, төрле эштә йори.

1978 елда лаеклы ялга чыга.

Атказанган колхозчы исеменә лаек була.

Хатыны Рәйсә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 

Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 31 July, 2019 - 13:45 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:28):https://tatfrontu.ru/tt/person/farsyev-mullayan-farsyy-uly