1918 елның 7декаберендә Иске Сәфәрдә туа, шунда яши.
1939 елны хәрби хезмәткә чакырыла һәм 22 июнь таңында армиядә була.
Бессарабия, Киев, Смоленскины саклауда, Курск дугасында, Берлинны алуда катнаша. 3 ай Германиядә хезмәт итә.
Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый, 1946 елның 6 июнендә авылына кайта.
"Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Батырлык өчен", аннары юбилей медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә .
Хәрби дәрәҗәсе- старшина.
12 ел шофер булып эшли, бригадир була, төрле эштә йори.
1978 елда лаеклы ялга чыга.
Атказанган колхозчы исеменә лаек була.
Хатыны Рәйсә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.