СУГЫШ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП
Абыйлы-энеле өрлектәй дүрт егет чыгып киттеләр сугышка. Гаяз, Гарәф, Бәдретдин, Фәттах.... Иске Рәҗәпнең 400 дән артык егете һэм кызы кебек, алар да сугышның беренче көннәреннән үк дошман белән якалаштылар, утлар-сулар кичтеләр, карлы окопларда, киек-җәнлекләр дә үтеп йөри алмаслык сазлыкларда, җәйге челләнең тузанлы юлларында бер йотым сусыз интегеп, камалышта калып, бер телем икмәккә тилмергән көннәре аз булмады аларның. Әмма Ватанга биргән антларына һәрвакыт тугрылыклы булдылар алар.








