Әтнәдә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Эрудит" бәйгесе узды.
Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар чыкты. Дөрес, Әтнә районы Күңгәр һәм Мәңгәр командалары арасында өстәмә уен уздырырга туры килде. Финал уеннары бик кызу булды. Монысында һәр командадан сорау саен берәр уенчы катнашты. Күңгәрнең өстенлеге сизелерлек иде, хаклы рәвештә I урын яуладылар. II урынны Бәрәзә мәктәбе алды, III урын ияләре – Яңа Шашы мәктәбе.









