Иске Чүриле авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинглар узды
Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
8 май көнне Ашытбашта «Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне» дигән исем астында һәйкәл янында бәйрәм тантанасы узды. Ашытбаш урта мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева бәйрәм белән котлап тантананы ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Рузалия Насыйбуллина тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, үзе язган шигырьне бүләк итте. Укучылар башкаруындагы шигырьләр, җырлар да ветераннарга багышланды.
12 мая 2015 года в спортивном зале детского оздоровительно-образовательного центра прошел межрайонный турнир по баскетболу среди мужских команд, посвящённый 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. Победителем стала сборная команда города Болгара.
«Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык»
6 май көнне Пөшәңгәр башлангыч-мәктәп балалар бакчасында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе оештырылды. Кичә “Урак өсте хатирәсе” исемле күренеш белән башланып китте. Анда ак яулыклы әби оныгына сугыш еллары, әтисенең сугышта һәлак булуы, әниләре белән колхоз эшендә эшләүләре, урак урулары турында сөйләде. Әбинең урак өсте хатирәсе 3 сыйныф кызлары тарафыннан сәхнәгә куелды һәм кичәгә килгән өлкәннәрне шул елларга алып кайтты.
Кушлавычта Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үтте. Еллар узып үзенекен итте, инде арабызда сугыш ветераннары калмады. Әле ярый бу елларның барлык михнәтен үз җилкәсендә татыган, безне тыныч тормыш белән тәэмин итү өчен бар көчләрен куйган тыл ветераннарыбыз исән, әтиләре сугышта һәлак булган, сугыш чорында олылар белән беррәттән илгә хезмәт иткән сугыш чоры балалары бәйрәмебезгә ямь өсти.
Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң (балалар шиыгрь, рәсем конкурсларында ярышкан, тәрбиячеләре белән сугыш темасына багышланган альбомнар төзегәннәр, әти–әниләре белән бергәләп ветеран һәм сугышта катнашкан бабайлары турында фотолар, мәгълүмат туплаган, бакча ишегалдында парад уздырган һ.б.), бүген биредә сугыш темасын үз эченә алган соңгы бәйге булды. балалар сугыш чорындагы җырларны башкарып көч сынашты.
Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,