ВАГЫЙЗОВ ХАН ВАГЫЙЗ УЛЫ
1921 елның 22 июлендә Иске Әхмәт авылында туган. Шунда ук 4 класс белем ала. Каташ Каранда 7 сыйныфны тәмамлый. 1941 елның апрелендә армиягә алалар һәм Украинага җибәрәләр.Яшь сугышчы курсын үтүгә, станковый пулеметка (Максимка) беренче номерлы пулеметчы итеп билгелиләр.









