МИННИБАЕВ МӨХӘМӘТДИН МУЛЛАБАЙ УЛЫ
Миннибаев Мөхәмәтдин Муллабай улы 1919 елда туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Ләкин армиядан кайта алмый сугыш башлана һәм Мөхәмәтдин сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына эләгә. Сержант дәрәҗәсендә 395 нче Суворов орденлы Кызыл Байраклы Таман укчы дивизиясендә 2 укчылар батальонының 6 ротасында отделение командиры булып хезмәт итә. Сугышчан юлы Төньяк – Кавказ, Кавказ арты һәм I Украина фронтларында уза.







