Ерак юллар аларны куркытмый
Шимбә көнне Болгарда “Мото 116 ru” Интернет сообществога керүче байкерларның яки мото.форумчыларның чираттагы очрашуы булды. Безгә Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, шулай ук Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100гә якын мотоциклчы килде. Шул исәптән безнең шәһәрдән дә биш кеше бар иде. Очрашуда катнашучыларның зур колоннасы шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйданда тукталдылар, биредә аларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев каршы алды һәм котлады.









