Сарманда Призывниклар көне үтте
Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывниклар көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Әфган сугышы ветераннары, Илнур хәзрәт, Александр атакай, булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.








