Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда "Авыл Бөек Ватан сугышы елларында" дип исемләнгән экскурсия үтте.
Башлангыч класс укучылары авыр сугыш елларында авылдашларның батырлыклары, тыл ветераннарының аяусыз хезмәте турында тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.







