Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Ярулла улы Яруллинга 90 яшь тулды. Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүче өч ветеранның берсе ул. Әнисе белән бергә 1942 нче елда әтисен сугышка озатып кала ул. Калинин фронтында сугышкан әтисенә исән-сау кайту насыйп булмый. – Мин әтидән бәхетлерәк булдым, 7 ел сугышта йөрсәм дә, туган җиргә кайта алдым, гаиләм белән тигез яшәдем. 90 яшемне күрдем, балаларыма рәхмәт, сабый бала урынына тәрбиялиләр. Җитәкчеләр дә гел хәлемне белеп, олылап киләләр...– дип, олы рәхмәтен җиткерде ул олы юбилее белән котларга килгән җитәкчеләргә.