Бәдретдинова Бибисәйдә хатирәләре.
Минем әнкәем Бибисәйдә Бәгъдәнур кызы - сугыш еллары баласы, аңа шушы көннәрдә 89 яшь була. Бу көннәрдә Бөек Җиңүгә 75 ел тула, күңел сыкрый шул сугышта 17-18 яшьлек балаларнын катнашып, сугыш кырында яшь гомерләрен салып калдырганнары өчен.
Без сугыш та, ачлык та курмәдек, әмма әнкәем сөйләгәннәрне үзем генә түгел, балаларыма, оныкларыма җиткерәсем килә.
Бәгъдәнур бабай Герман сугышында катнашып бер аяксыз кайта, Бибикамал әбием белән аларның 4 малае, 1 кызлары була. Ул кыз минем әнкәем була инде. «Ул вакытта эшләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басудан кайтмыйча урак урып, кул белән ашлык сугып, бәләкәй арба белән җәй көне, чана белән кыш көне ягарга утын ташып, ачлы-туклы үсеп үтте», - дип сойләп китте әнкәй. Ул вакытта кышлар аеруча салкын, бик буранлы була, өйләрне кар күмеп киткән. әткәй: «Әйдәгез иртәнге ашны соңрак ашап, әбәтне дә соңрак ашасак, кичкене ашамабыз»,- дип карар итәләр. Шулай итеп көнгә 2 тапкыр гына ашый башладык. Абыйларның үсә торган таза чаклары, ашыйсылары килә. Мансур абый әнкәй янына керә дә әйтә: «Әнкәй, иртән - умач, көндез - умач, кичен - гел ач!» - ди. Әнкәй: «Бар, улым, атаңа әйт» -, ди. Абый чыгып әйтә. Шуннан соң ашарга өч тапкыр пешерә башладык. Шулай ачлы-туклы устек.
Гомер тиз уза икән. Абыйлар да үсеп життеләр. Өч абый: беренчесе Дәуләтхуҗа абый -1917 елгы, укырга бик сәләтле була - гарәпчә, латинча, русча укый, яза белгән. Яше житкәч армия хезмәтен үтеп кайткач, РОНОдан җибәреп укытучылыкка укыган, бер үк вакытта китапханәдә эшләгән. Шулай яхшы гына эшләп йөргәндә 22 июньдә Боек Ватан сугышы башланды, 1 июльдә абыйны сугышка да алып киттеләр. Ул вакытта миңа 10 яшь иде, абый сугышка чыгып киткәндә мине авыл зиратына кадәр иң өстенә күтәреп барганы буген дә күз алдымда. Киткәнче, 6 ай элек, өйләнгән иде, 4 айлык авырлы булып калган Мөсәббиха киленебез бәби тапкан чакта абый әле командирлыкка Ульяновскида укып, сугышка кергәнче Норлатка кайтарыла, шул чакта ат җигеп әткәй белэн Мансур абый аны күрергә баралар, баласы - малае тууы турында әйтәләр. «Их, бер кулыма алсам иде шул яшь баламны» -дип өзгәләнә. «Дәүләтшин фамилиясен куегыз, исемем калсын ичмаса»,-ди. Бала дөньяга килгәч үсә икән ул - малае да картайды, ә абый кайтмады, ә Мөсәббиха апа аны көтеп гомере үтте, инде икесе дә вафатлар.
2 нче абыем Мәхмүт 1923 елгы, 19 яшендә сугышка китә, 3 тапкыр яралана, өлкән лейтенант була, үле хәбәре килә.
Шулай итеп 2 абыем сугыш кырында һәлак булалар.
3 нче абыем - Мансур 1927 елгы, сугыш вакытларында авылда урман кисү, ташуда, бик авыр эшләрдә эшли. 1943 елны сугышка алалар. Пензада сугышка әзерләнәләр. Ул бик таза, олы гәүдәле иде, бөтен авыр йөкне ана күтәртәләр, ташыталар. Сугышка кертәләр. Сугыштан Мансур абый бик нык салкын тидереп кайта, 7 елдан вафат була.
4 нче абый Мәсгүт абый бик яшьли авылда тракторда эшли, көне-төне йокламый эшләп, йоклап китептер инде, узенең тракторы тәгәрмәче астына егылып тошеп hәлак була. Менә шундый абыйларымның язмышы.
Бибикамал әби гомере буе сугыштан кайтмаган улларын көтте.
Әтиебез Таҗи турында да куп нәрсәләр язарга була.Ул сугышта була, сугышның кайнар хикмәтләрендә яраланып, аңын җуйган килеш пленга эләгә, Әти шул пленда булганнарын елый-елый сөйли иде. Исән-сау кайтып әнкәйгә өйләнә, без гаиләдә 5 бала, инде үзебез дә әби-бабайлар, оныкларыбыз бар.
Әнкәйгә бөтенбезнең куңел ишеге ачык, хәзерге кондә туган авылда бик матур итеп төзелгән 2 катлы йортта яши. Әнкәй безнең балалар тарафыннан да олы хөрмәттә. Үзен генә калдырмыйбыз, җәен - авылда, кышын кунакка йөртәбез: театрларга, концертларга алып барабыз, юбилей-туй чараларыннан калдырмыйбыз, матур киемнәр бүләк итәбез. Әнкәй авылыбызнын бик хөрмәтле Ак әбие, күп еллар абыстай булды, хәзер дә намазын калдырмый.
«Балаларым әйбәт булды,мин бөтенесен күрдем, ачлыгын да, сугыш ачысын да, балаларга күрергә язмасын, тормышыбыз оҗмах кебек. Их, боларны әткәй-әнкәйләргә, абыйларыма күрсәтсән иде дип ачынам. » - ди.
Җиңү көненә хөкүмәтебез зурлады: никадәр хөрмәт, нигъмәт: акчалата да, пакетлар белән дә. Күкрәкләребезгә җиңу медальлләрен асты - рәхмәт!
Дөньялар тыныч булса иде!
Без күргәннәрне беркайчан да, беркемгә дә күрергә язмасын!
Ә безгә әнкәй сөйләгәннәрне онытмыйча, алар биргән тәрбияне балаларыбызга,оныкларыбызга тапшырасы, әнкәйне зур хөрмәттә яшәтергә тырышып, шул зур бурычны үтисе кала.
Җиңу көнендә әнкәйгә, бөтен ветераннарга, сугыш елы балаларына зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Әнкәйнең 5 баласы, 9 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Безнен Ураза, намазларыбыз сугыш кырында ятып калган абыйларыбызын рухына дога булып барып җитсә иде, Амин!
Күз яшьле дә, шатлыклы да Җиңу бәйрәме белән сезне!!!