Мөнирә Зариф кызы 1929 нчы елның 2 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында Зариф абый белән Җәмилә апа гаиләсендә дөньяга килә. Дәһшәтле сугыш башлануга йорт хуҗасы Зариф абый фронтка китә. Җәмилә апа ялгызы дүрт бала белән кала. Әтинең биш хаты килде. Мөнирәгә тимәгез, дип язган. Утын бетсә, сайгакларны сүтеп ягарга кушкан. Сугыштан соң исән кайтасына ышанган, бәгърем. Кайткач яңадан эшләрмен, дигән. Әти сугыштан кире әйләнеп кайта алмады. Бер җирне дә сүтмәдек. Утынга “уфалла” арбасы белән Мишә буена йөри идек. Шуннан ташып кистек утынны. Госман энем белән печәнгә йөрдек”, - ди, хатларын әледән-әле кулында әйдәндереп. Карт әби өч сыйныф белем ала. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Ач булмас өчен, кырдан коелган башак җыю дисеңме, яз чыккач, кырдан өшегән бәрәңге казумы – берсе дә калмый. Өшегән бәрәңгене әниләре елгада юа, киптерә, килегә салып төя, он ясый. Шул оннан ипи пешерә. “Туйганчы ипи ашау теләге белән яшәдек”, - ди ул. Кырчылыкта эшли, 30 ел фермада сыер сава. Җәенә бишәр, алтышар гектар урак урып, көлтә бәйли. Мишә янындагы Кызыл ил авылы кырына җәяү барып, җәяү кайтып эшли. Карт әби ике бала анасы. Бабам Нариман абый белән 5 ай читтә торалар. Карт әби туган ягын бик сагына һәм кайтып китәргә була. Ике баланы беръялгызы тәрбияләп үстерә. Улы Наил 21 яшендә бавыр авыруыннан вафат була. Бүгенге көндә биш оныгы, унике оныкчыгы, 2 оныкчыгы бар аның.
“Без күргән авырлыкларны яшьләр күрмәсен. Дөньялар тыныч, имин булсын. Балалар ятимлек күрмәсен. Яшьләр матур яшәсеннәр”, - дигән теләкләр белән тәмамлады Карт әби сүзен.