Сугыш гөрелтесе тынганга 70 ел үтеп китте. Бер кеше гомере кебек бу. Күптән онытырга иде дә бит, тик онытыламы соң ул?
Әлбәттә, онытылмый...
Әй, ул сугыш! Илдә аннан җәбер- золым күрмәгән бер генә гаилә дә калмагандыр.
Хәлилова Камилә Хәбибулла кызы 1926 нчы елның 5 нче апрелендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әтиләре Хәбибулла абзый сугыш башланган көнне үк сугышка китә. Әниләре янәшәсендә алты бала кала. Камилә апага ул вакытта 15 яшь була. Камилә апа әтиләрен озаткан көнне бүгенгедәй хәтерли.
-Әнинең йөзе кояш нурын каплаган болытлы көндәй караңгыланган, күзләре тулы сагыш иде. Бөтен тормыш мәшәкате безнең кечкенә иңнәребезгә өелеп калды. Иртә олыгайтты безне бу еллар, ди.
Әниләре көне- төне колхозда эшләгән. Олы бала буларак Камилә апага әнисе белән беррәттән эшләргә туры килә. Ул 13 яшеннән бригадада эшләгән. “Миңа 15 яшь вакытта сугыш башланды. Җәй көне кызу эш вакыты иде. Без көне-төне эштә. Иген өлгергәч безгә ызанлап иген кырын бүлеп бирәләр. Аның очы-кырые күренми, бик озын була иде. Без әни белән иртүк китәбез, кеше килгәнче урабыз. Урак белән урганга кулларыбыз кабарып чыга иде, төнлә генә кайтабыз. Без аны зур көлтәләргә бәйлибез, күтәреп тракторга төиибез. Күтәреп булмый, елыйбыз. Үзебез дә ябык кына, ашарга- эчәргә юк. Черек бәрәңгедән күмәч пешереп ашыйбыз, шуның өстенә ураза да тотабыз. Аякларыбызда тишек чабаталар, өстебезгә кияргә юк”, - дип икә ала ул елларны Камила апа.
Әтиләре кайткач барысы да җайланыр дип, үз-үзләрен юатып, тырышып- тырмашып эшләгәннәр. Урман да, утын да кискәннәр, эштән курыкмаганнар. Әтиләреннән, абыйларыннан хат яки эз генә хәбәр килсә, куана-куана күршеләр белән укыганнар, сөенә-сөенә эшләгәннәр. “Шуннан соң безне, 18 яше тулган кызларны, урман кисәргә җибәрделәр. Без япь- яшь кызлар, 1 ай буе кышкы салкында урман кистек. Чабаталар тишелеп аякларыбыз канап чыга иде. Учак ягып җылынабыз. Усал бригадир безне тагын эшкә куа иде. Бик нужа күреп яшәдек”,- дип күзләрен сөртеп ала Камила апа.
Уйлары- хыяллары Камилә апаның тормышка ашты. Сугыш беткәч абыйлары кайта. “Хәзер дә уйлап утырам эле. Без җиткән кызлар абыйдан әтине күрдеңме, ул кайчан кайта дип аптыраттык. Ул безне тынычландырыр өчендер инде, күрдем, күрдем, шушы көндә кайтып җитә, дип әйтә иде”,-ди. Әтиләре Хәбибулла абзыйга туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп була. Тик ул 2 айдан соң гына кайта. Тормыш әкрен генә җайга салына, түгәрәкләнә башлый. “Сугыш беткән көнне беркайчан онытасым юк. Берәү яулык болгап кырга чаба. Сугыш бетте! Сугыш беттте! Без җәй көне бит, тагын кырда. Әлеге сүзләрне ишеткәч,эшләребезне ташлап авылга чаптык. Үзебез елыйбыз, үзебез сөенәбез”,- ди ул.
Камилә апа сугыш беткәч 1947 нче елда Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилов Сибгатулла Хәлил улына кияүгә чыга. Сибгатулла абый сугыштан яраланып бер кулсыз кайта. (2 төркем инвалид). Ике абыйсы Хабулла белән Миннулла сугыштв үлеп калганнар. Шулкадәр көчле ихтыярлы кеше була, авырлыклар алдында югалып калмый. Киресенчә, каяндыр көч алып яши. Сибгатулла абзый каравылчы һәм кибетче хезмәтләрен башкара. Камилә апа сугышка җибәрәсе трубаларны чистарту эшендә катнашканын нык хәтерли. “Буе белән сузылган труба эченә кереп китә идек, эчләрен чистарта идек, тыннар бетә иде”,- ди ул уфтанып.
Кечкенә генә йорт сатып алалар. Аларның гаиләләрендә бер-бер артлы 6 бала туа: 5 кыз, 1 малай: Наҗия, Сания, Мәдинә, Минниса, Марс. Балалардан уңды алар. Балалары һәрберсе тормышта үз юлын тапты. Һәрберсенең үз гаиләсе, яраткан эше бар. Хәзерге көндә Камилә апаның 12 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Эш сөючән булулары белән Камилә апага охшаган күрәсең.
Камилә апа өлкән яшьтә булуына карамастан йорт эшләрендә дә, бакча эшләрендә дә әйдәп йөрүче. Аның уңганлыгына, олы йөрәкле, батыр әни булганына сокланмый мөмкин түгел.
Бер үк күз генә тия күрмәсен. Бүгенгесе көндә Камилә апа кече кызы Наҗия белән яши. Әмма бәйрәм көннәрендә төп йортка Камилә апа янына барлык балалары, оныклары җыела.
Әни кеше өчен шуннан да зур бәхет бармы?!
Камилә апаның иң зур теләге- дөньяларның имин, тыныч булуы. Ул яшьләрнең сугыш елларын тарихтан гына укып белүләрен теләп кала. “Бөтен кеше рәхәттә яшәсен. Сау- сәламәт булсыннар. Бүтән сугыш әчесен беркемгә дә күрсәтмә, Аллам!”,- дип тели Камила апа.