Минем әти Ибрагимов Касыйм Ибраһим улы 1933 елның 3 нояберендә Сарман районың Юлтимер авылында туа. Аның әтисе Латыйпов Ибраһим Латыйп улы 1943 елның 15 нояберендә Витебск шәһәрен азат иткәндә һәлак була, 38 яшендә сугыш кырында ятып кала. Аның хатыны Котүфәгә 30 яшьтә биш баланы ялгыз аякка бастырырга туры килә. Зәйнәпкә 12 яшь, Касыймга -10, Накыяга - 8, Таһирҗанга -2, Зөлфәткә- 9 ай. Ачлык-ялангачлык, урман-басулардагы үләннәрнең тәмен, ятимлекнең ачысын татып үскән сугыш чоры балалары.....
Сугыш елларында авылда калганнарның хәле аерулы мөшкел була. Авыл картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә кала. Күп эшләр кул көче белән, үгез, сыер җигеп башкарыла. Басулар урак белән урыла. Язгы пычракта, кышкы салкында, юк-бар өс-баштан, ач карынга, җитәр-җитмәс көч белән эшләргә тыру килә аларга. Сугыш елларында авыл фронтны азык - төлек белән тәэмин итү өчен эшләде. Җыеп алган икмәк бөтенләй диярлек хөкүмәткә тапшырылды. Авыл халкы "Барысы да фронт өчен ! Барысы да җиңү өчен!" дигән изге омтылыш белән яши башлый, чөнки фронтта ил язмышы гына түгел, аларның ирләре һәм уллары язмышы да хәл ителә иде. Бер бөртек икмәк валчыгына зарур булып яшәгән вакыт, сугыш вакытында авылларда ипи пешерү булмаган, чөнки он юк. Яз көне авыл кешесе бәрәнге басуына чыгып черек бәрәнге җыя. "Черек булса да, аның күмәче бик тәмле була", -дип сөйли иде әти. Яз-җәй айларында халык үлән ашап хәл ала. Алабута, чыпчык кузгалагы, какы, балтырган, песи борчагы төп азык була. Әле без үскәндә дә, әти урманнан татар какысы, саранка алып кайта иде.
Сугыштан соң авыллардан яшләрне вербовка белән шахталарга,фабрикаларга, стройкаларга ала башлыйлар. Эти 1951 елны Кемеров өлкәсенең Таштогөл районының Шалым поселыгына шахтада эшләргә китә. Зәйнәп апа 1950 елны, Накыя апа 1951 елны Пермгә заводка эшләргә китәләр. Әти шахтада 1954 елга хәтле эшли. 1954-1958 еллар- армия, Латвиянең Тукумс шәхәрендә. 1958-1962 елларда Чаллыда АТПда шофер булып эшли. 1959 елның җәендә Сәпәй авылың Җәмилә исемле кызына өйләнә, өч бала табып үстерәләр. 1962 елны гаиләсе белән Азнакайга күчә.
Касыйм, минем әти, иркә тормышта үсмәгән, ләкин аны авырлыклар чыныктырган гына. Шат күңелле,тормыш сөючән, кул кушырып утырырга яратмый иде. Нәрсәгә тотынса да куллыннан эш килә иде. Җинел машинасын "Москвич 412" гел үзе рәтләде, гаражда хәр вакыт тәртип булды. Моң-зарып утырырга яратмый иде: "Ярар, баш бәләсе түгел, кайгырмыйк",- ди иде. Кешеләр белән аралашучы, сабантуйда йөгерешләрдә катнашып, бүләкләр ота иде.
Әти 1998 елның 22 мартында кинәт авырып вафат булды.
Комментарии
.
.