Зәйнуллина Нәзирә Мусакәлим кызы хатирәләре. Мин, Зәйнуллина Нәзирә Мусакәлим кызы, 1932 елда Башкортостан Республикасы Кандрак районы Чукады-тамак авылында дөньяга килгәнмен. Әтием, әнием бик тырыш булганнар, аерым хуҗалык булып тормыш иткәннәр. Тиздән авылда колхоз оештырыла. Аларның бар малларын тартып алалар. Чукылды-тамакта колхозга керәсе килмичә, безнең гаилә 60–70 йортлы кечкенә генә Чулпан авылына күчеп китә. Анда әниемнең апасының ире колхоз председателе булып эшләгән. Әтием, әнием колхозга кергәннәр. Башкаларга биргән кебек, аларга сыер, башмак тана, сарыклар бирәләр. Без өч бала: 1928 елгы апам, 1930 елгы абыем, үзебез генә өйдә калганбыз, әти – әни иртәдән кичкә кадәр эштә булганнар.
Апам, абыем мәктәптә белем ала башладылар, тиздән, 1940 елда, миндә мәктәптә укый башладым. Укытучыбыз Арсланов Гыйлметдин абый иде. Ул, балалар аз гына булганга, иртән 1 нче, 3 нче сыйныфларны укыта, ә төштән соң 2 нче, 4 нче классларны каршы ала иде. 1941 елның июнь аенда сугыш башланды. Авылдан ирләрне, егетләрне Армиягә озата башладылар. Атларны да сугышка алып киттеләр. Авылда балалар hәм хатын-кызлар гына калдылар. Алар җилкәсенә колхозның бар эше төште.
1941 елның сентябрь аенда без 2 класска укырга килдек. Берничә көн укыгач, укытучыбызга военкоматтан повестка килде. Ул мәктәпкә бик күңелсез генә керде, безгә саубуллашу җырын өйрәткән иде.
Сау булыгыз, сау булыгыз, балалар,
Сугыш явына китәм.
Китмәс идем, чит илләрдән
Дошман яулары килгән.
Безгә: «Илебезне сакларга барам» – диде дә, коридорга чыгып бик каты елады да, класска кереп хушлашты да, чыгып китте. Укытучыбыз сугышка китте дә, озакта үтмәде «кара хат» килде. Әтиемнең энеләре дә киттеләр дә, кире кайтмадылар, hәлак булдылар. Әтиемнең бер күзе начар күрә иде, башта сугышка баручыларны өйрәтте, аннары 1942 елда хезмәт армиясенә алдылар. Тайгада урман кистеләр. 1944 елның апрель аенда бизгәк (малярия) чире белән авырып китә дә, өйгә кайтаралар. Ул колхозда эшләде.
Мин, авылда 4 нче сыйныфны тәмамлагач, 4 км ераклыкта Мәтәбаш авылына йөреп укый башладым. Уку елы сентябрьдә түгел, ә октябрь аенда, колхозда уракҗыю эшләре тәмамлангач, башлана иде. Без 2 нче класстан башлап колхоз эшендә эшләдек.