БӘДЫЙГОВА МӨРШИДӘ ГАРИФҖАН КЫЗЫ
Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Наилә, Наил һәм Данил туа. Әтисе хәрби заводта цех начальнигы булып эшли, әнисе дә шул ук заводта көч куя. Мөршидә апа туган шәһәрендә русча белем ала. Балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның: мәктәптә уку, энеләрен, сеңлесен карау. -Сугышка кадәр бер төркем яшүсмерләр электричкада Мәскәүгә барып, метрода йөри идек, - дип искә ала яшүсмер чагын Мөршидә апа.