Габделхәй Баһаветдин улы 1921 елның 10 нчы июне көнне Әйшияз авылында алты баланың дүртенчесе булып дөньяга килә.
- Чабата ясап саттык. Аны Казанга алып бара идек, шул акчага Казаннан ипи алып кайттык, - дип көрсенеп искә ала Габделхәй абый. Ул чорның авырлыклары белән күпләр таныш, Габделхәй абый да 7 нче сыйныфны тәмамлауга, башы - аягы белән колхоз эшенә чума: ат җигеп тирес түгә, балта остасы булып эшли... "Эшләмәгән эшем калмады", - ди.
1939 нчы елны Кызыл Армиягә китә, Чита өлкәсендә хезмәт итә башлый.
-Бер ел чамасы хезмәт иткәч, лагерьга алып киттеләр. Поезд вагонында барганда, "Сугыш башланган", дип хәбәр иттеләр, - дип искә ала ул.
Армиядәге хезмәт юлын Смоленск тирәсендәге урманда, танк частенда дәвам итә.
- Танкларны бик яхшы итеп маскировать иттек үзе, әмма алар белән сугышка керергә насыйп булмады. Танкларны бомбага тотып, юк итеп бетерделәр, - ди хатирәләргә бирелеп.
Янә танклар алырга дип, җәяүләп Вязьма шәһәренә баралар. Танклар булмый, әлбәттә. Сугыш яңа гына башланган чорда каян танк алсыннар,
өстәвенә, завод үзе дә тиз арада ил эченәрәк эвакуацияләнә. Нәтиҗәдә, Габделхәй абыйга танкист булу уеннан баш тартырга туры килә. Башта артиллерист итеп, ә озакламый, пехотага билгелиләр. Җәяүле сугышчы буларак сугышка керә ул. Дөресе шул, сугыш башланганда безнең гаскәрләрдә юньле корал да, идарә итү дә булмый. Шулай итеп, чигенә-чигенә Мәскәү астына кадәр кайта пехотачы солдат.
- Гомер онытыласы юк! Бик авыр көннәр булды. Башта оборонада идек,икешәр көн ашамыйча яттык, әледән-әле атышлар булгалады. Шуларның берсендә мин яраландым, - ди .
Ниһаять, безнекеләр дә һөҗүмгә күчә. Дошманны илдән куып, чик буена якынлашалар, ә немец илбасарлары һәр карыш җир өчен тартыша. Совет гаскәрләре хәлиткеч сугышка ныклап әзерләнә.
- Башта бер атна тирәсе оборонада яттык. Шуннан төнлә шуышып барып, немецларның "проволочное оградение"ләрен кисеп кайттык, ә икенче көнне һөҗүмгә күчтек, өстән кар ява, яңгыр ява. ...Йөзтүбән егылдым. 1944 нче ел иде бу... – ди Габделхәй абый.
Шул ук Смоленск янында снаряд кыйпылчыгы тиеп, яралана. Санитар ротада ике тәүлек ятканнан соң, Мәскәүгә госпитальгә озаталар: дүрт ай яым дәвалана. Горнизон комиссиясе демобилизовать итеп, авылга кайтарып җибәрә. Күкрәген күп кенә орден-медальләр бизәгән егет 1947 нче елны үз авылларыннан Гөлбикә Камалетдин кызы Вахитовага өйләнә.
Гөлбикә апа да үз гомерендә күпне күрә, аеруча сугыш чорында. Бригадир да була, авылдан сөт җыеп, аны Күлле Кимедәге май заводына тапшыра. Кыскасы, һәркем кебек үк, эшләмәгән эше калмый. Берсеннән-берсе матур, эшчән 12 бала таба ул, кызгынычка каршы, икесе кечкенә вакытта ук үлә. Тагын берсе олыгайгач вафат була. Гөлбикә апа үзе дә 2011 нче елда вафат була. Бүгенге көндә Габделхәй абыйның 9 баласы бар.