Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап Түбән Мактама төбәк музеенда “Сугыш юлы хатлары “ дип аталган күргәзмә эшли башлады
Туган төбәгем Түбән Мактамадан 236 ир лачыны сугышка киткән. Шуларның 18 е – әле мыек та чыгарырга өлгермәгән сабакташ егетләр. Әтиләре, абыйлары артыннан яшьлек кайнарлыгы белән үзләре теләп Ватан өчен барган яуга китеп, чит җирләрдә ятып калганнар. Бу егетләрнең ник берсе әйләнеп кайтсын. Аларны көткәннәр һәм әле һаман да көтәләр.