Алар икесе бергә сугышка китә, кайткач, абыйлы-энеле егетләргә кияүгә чыга
Сугыш башлангач, безне, 6—7 кызны күрше авылга солдат һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр, — дип сөйли Кызылъярдан Маһирә Шәрипова. Икесенә сугышка повестька килә. Сугышны ишетеп кенә белгән Маһирә аның коточкыч нәрсә икәнен төшенеп тә җитмичә фронтка китә. Яшьлеге белән куркуны да белмәгән, буйга кечкенә генә ябык кызының чит җирләргә сугышка чыгып китүенә әнисе бик борчыла. Исән кайта алмас, шунда бетәр, дип телгәләнә ана йөрәге. Маһирә 6 яшендә әтисез кала. Өч кыз туган, бер малай үсә алар.