Түбән Мәтәскә урта мәктәбе коллективы “Җиңү тасмасы” акциясе уздырды
24 нче апрель көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең “Яшь гвардиячеләр” оешмасы әгъзалары “Җиңү тасмасы” акциясе үткәрде. Бөек Ватан һәм тыл ветераннары хөрмәтенә уздырылган акциядә катнашучыларга хәрби дан символы булган тасмалар беркетелде. Авылда яшәүче өлкәннәр һәм яшьләр акциядә бик теләп катнашты. Һәр йортта Ватан сугышында катнашкан бабайларга, тылда хезмәт күрсәткән әби-бабайларга карата хөрмәт яши. Авыл уртасында урнашкан “Мәңгелек Дан!” һәйкәле дә шул турыда сөйли. Сугыш чорын хәтерләүчеләр авылда инде аз калды. Дәүләтебез һәм якыннары тарафыннан алар кадер-хөрмәттә яшиләр.