Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил тууына быел 109 яшь тулды
Бөек шагыйребезне искә алу район күләмендә генә түгел, һәр елны илебез буйлап сибелгән татар халкы тарафыннан зурлап искә алына. “Мәңге яши Җәлил безнең күңелләрдә ” исеме астындагы әдәби-музыкаль кичәгә 6 нчы номерлы “Теремкәй “ балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бик теләп катнашты. Җәлил әсәрләренә нигезләнеп алар үз осталыкларын күрсәттеләр.