Фасетный поиск
Сугыш еллары турында истәлекләр
Ярты гасыр дәвам иткән купкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Иске теләнче авылында дөньяга килә.
САФИН МИННЕБАЙ МӨХӘМӘТСАФА УЛЫ
Сафин Миннебай Мөхәммәтсафа улы 1916 елның 24 мартында Әлмәт авылында туа. Әлмәт авылында 4 классны, Карамалы авылында 7 классны тәмамлый. Яшьтән үк техникада эшләүгә хирыслыгы белән аерылып тора. Мөхәммәтсафалар гаиләсе беренчеләрдән булып (1929 ел) колхозга керә. Миннебай тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1931 елда авылга беренче “Фордзон” тракторы кайта, шул “Фордзон” туган авылы басуларында җир сукалый. Иген чәчә, ура. 1939 елда комсомолга керә һәм Совет Армиясе сафларына алына.
МИФТАХОВ ВӘДҮТ КАШШАФ УЛЫ
Мифтахов Вәдүт Кашшаф улы 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган.Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала.
Иске Чокалы авылы мәдәният йортында "Бер күрешү-бер гомер" исемле очрашу узды
Сугыш, сугыш... кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
Шагыйрә КлараБулатова белән очрашу
17 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында Әдәбият елы hәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Тукай премиясенә кандидат, шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды. Очрашуда язучы узенең уткәне, балачагы-яшьлеге белән таныштырды, укучылар тарафыннан язучынын шигырьләре яттан укылды, яраткан тамашачылары К.Булатовага үзләренең теләкләрен җиткерделәр, истәлекле буләкләр тапшырылды.
Яңа Әхмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Әхмәт авылында да күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 13 нче апрель көнне, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, авыл клубы мөдире Алия Фатыйхова, сәнгать җитәкчесе Резедә Нәҗметдинова, техник хезмәткәр Асия Хафизова тыл һәм хезмәт ветераны Өлфәт апа Әхмәтҗанова янында булдылар. Ветеран гаиләдә 9 баланың дүртенчесе булып дөньяга килгән. Яшьли колхозда эшли башлый.
Күтәмәле мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны белән очраштылар
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Фирүзә Дәүләтова, Гөлназ Шәйхелисламова, Инсаф Нәгыймуллин һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы белән очраштылар. Алар ветеранның гаиләсе белән таныштылар, өендә булдылар.
Тыл ветераннары белән очрашу
Азалак мәктәбе укучылары тыл ветераннары Зиятдинова Асфия,Каримова Мөхәлилә,Салихова Мәүлидә апалар белән очрашуда катнаштылар. Ветераннар укучыларны үзләренең тормыш юллары турындагы истәлекләре белән таныштырдылар .Укучылар аларны котлап концерт номерлары күрсәттеләр.
Геройларың кем, Ватаным?
Зур Нөркәй мәктәбенең 7нче сыйныфында татар әдәбиятыннан «Геройларың кем, Ватаным? ” дигән дәрес үткәрелде. Дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар үз районыбыз геройлары Александр Казаков, Нурми Шәриповның батырлыклары белән таныштылар. Виктор Талалихин, Мәгубә Сыртланова, П.
- « первая
- ‹ предыдущая
- …
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- …
- следующая ›
- последняя »