ТОРМЫШНЫ ЯРАТЫП ЯШӘҮЧЕ ЗӘЙНӘП ӘБИ
Апас районы Караборнаш авылында яшәүче Зәйнәп әби Җамалиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршылый. Шушы уңайдан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та бүләкләре белән сөендерде. – Сугыш елларында барыбыз да намус белән эшләдек. Хәлдән килми дип тормадык, урман да кистек, окоп та казыдык. Минем буем бәләкәйрәк иде, барыбер калышмадым, үземә тиешле норманы арттырып үтәдем, – ди Зәйнәп әби.