СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ ГАБДЕЛВАХИТ ШӘМСЕТДИНОВНЫҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ.
Сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдиновның истәлекләре. "Бүгенгедәй исемдә: сугыш башлануы турындагы хәбәрне күрше авыл сабантуена баргач ишеттем. Бәйрәм шатлыгы шул мизгелдә кайгы – хәсрәт белән алмашынды. Мин, 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда ат җигеп эшли генә башлаган идем, илле яшькә кадәрге ир – егетләр фронтка җибәрелеп, барлык эш хатын – кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калды. 1942 елның кыш айларында Иштуган станциясендә урман чыгаруда эшләргә туры килде: хатын - кызлар агачларны кисеп, без үсмерләр, станциягә ташып тордык.









