Борнаш авылы музеенда “Балачагымны сугыш урлады” дигән тематик кичә узды
Әлеге чарада балачаклары сугыш чорына туры килгән апалар катнашты. Кичә “Георгий тасмасы» акциясенә кушылу белән башланып китте. Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Кичәнең кунаклары авырлыкларны, югалтуларны берәм-берәм искә алды. Стенага эленгән стендтан якыннарын эзләделәр, сугыш ветераннарын барладылар, искә алдыдар. Апалар күңелләре белән балачакларына кайтып, күп истәлекләрне барлады. Кайбер вакыйгаларны елый-елый сөйләделәр. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кичә китапханә белән берлектә оештырылды.









