«Бөек Җиңүнең - Бөек мае» әдәби-патриотик сәгате
«Татарстан Республикасы Менделеевск районы ҮКС» Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырган "Сугыш турында балаларга укыйбыз" XIII Халыкара акциясенә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган. Акция кысаларында “ Бөек Җиңүнең Бөек мае” әдәби-патриотик сәгате узды.









