ИБРАГИМОВА КАФИЯ ГАШИГУЛЛА КЫЗЫ
Ибрагимова Кафия Гашигулла кызы 1928 елның 31 декабрендә Апас районы Дәүләки авылында дөньяга килә. Дәүләки мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлап, 5 сыйныфны Дәвеш авылында укый башлый, ләкин анда су аша чыгып йөрүе кыен булганлыктан, 6-7 сыйныфларны ул Балтай авылына йөреп укып чыга.