Абдуллин Габделхәй Зарифулла улы 1917 нче елның 11 нче февралендә Сарман районы Тарлау авылында туа. Балачагы туган авылында үтә. Тик үсмер вакыты бик авыр елларга туры килә. 1931 нче елның августында, кулак дип, меңләгән милләттәшебезне Себергә сөрәләр, иң иманлы, затлы, хәлле татарларны, гаиләләре белән сайлап алып, Магнитка төзелешенә озаталар. Сөргеннең кара исемлегенә һәр районнан, һәр авылдан диярлек муллалар, укытучылар, укымышлылар, хакимияткә карата үз фикерле кешеләр эләгә. Габделхәйнең әтисе Зарифулла да шушы кара исемлеккә керә. Бөгелмәдән поезд белән кузгалып киткән вакытта ул авырып үлеп кала. 14 яшьлек Габделхәйне һәм 16 яшьлек абыйсы Габделбарыйны әниләре Магнитогорск шәһәренә озата. Берничә елдан бик күп яшьләрне Мәскәү шәһәренә завод төзергә җибәрәләр. 19 яшьлек Габделхәй дә шулар белән бергә Мәскәүгә юнәлә. 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышына беренчеләрдән булып китә Габделхәй.Мәскәүдән Смоленск аркылы үтеп Брянск шәһәренә барып җитә. Орша, Витебск шәһәрләрен алуда катнаша. Аларга кире Москвага кайтырга приказ була. Ельня шәһәренә һөҗүм вакытындагы бәрелешләрдә Габделхәй каты яралана. Аны госпитальгә озаталар. Кызганычка каршы, ул бер кулынюгалта. Габделхәй сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән, Ельня шәһәрен алуда катнашканы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыштан ул Әлмәт районының Сөләй авылына әнисе һәм апалары янына кайта. Кайткач та колхозга эшкә урнаша. Урсалабаш авылы кызы Мөнәвәрә белән тормыш корып җибәрә. Аннары лаеклы ялга чаклы нефть-газ чыгару сәнәгатендә хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 6 бала үстерәләр. Абдуллин Габделхәй Зарифулла улы 1996 нчы елның 2 нче маенда вафат була.
ФИО, вазыйфа, эш урыны : Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”.