Бөек ватан сугышы ветераны Сәхапов Закир Сәхабетдин улы. 1907 нче елда Дүрт Өйле авылында туган. Сугышка кадәр тракторчы-комбайнчы булып эшли. Сугышта 584 нче укчы полк составында немец-фашист илбасарларына каршы сугыша. 1944 нче елның 21 мартында Багратион операциясе барышында Белоруссиянең Витебск шәһәрен азат иткәндә каты яралана. Кыр госпиталенда уң аягын кисәләр. Шуннан соң аны Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә урнашкан 1487 нче номерлы эвакгоспиталҗгә озаталар. Анда алты ай дәваланганнан соң инвалид булып туган авылына кайта. Аның абыйсы Әхмәтгариф Мәскәү тирәсендә Һәм энесе Шәйхетдин Ленинград фронтында сугышта һаләк булалар. Закир Сәхабетдин улы 92 нче яшендә 1998 нче елның 20 сентябрендә вафат булды. 1 һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Иситочник: Рафаэль Сахапов