ВАХИТОВ ЗАҺИТ МИНВӘЛИ УЛЫ
Вахитов Заһит Минвәли улы 1924 елның 24 июнендә Азнакай районы Митрәй авылында туа.Митрәй авылында 7 сыйныф белем ала.14 яшендә колхозга эшкә чыга.Бөек Ватан сугышы аны 1942нче елда үз эченә ала.Сугышта аңа төрле җирләрдә булырга туры килә,җиңүне Венгрия шәһәрендә каршы ала.Батырлыклары өчен төрле орден-медалләргә лаек була.1947 нче елда туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. 1951 елда Абдуллина Зифа Шәрип кызы белән гаилә коралар,4 бала үстерәләр.