МОРТАЗИН ХАРИС ГАРИФ УЛЫ
Мортазин Харис Гариф улы Мортазин Харис Гариф улы 1917 елның 22 гыйнварында Лаеш районы Сингил авылында туган. Мәктәптә 7 сыйныф тәмамлангач, егет колхоз хисапчысы булып эшли, ә 1935-1938 елларда Казан финанс техникумында укый. 1940 елда Әлки районы финанс бүлегендә эшли башлый. 1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Харис Гариф улының фронт юлы озын һәм катлаулы була. Орел һәм Курск дугасында, Сталинград өчен барган зур көрәшләрдә катнаша. Җиңү көнен Будапешт шәһәрендә каршылый.