Фасетный поиск
ГАЛИЕВ ФӘЙЗИ ӘХМӘТ УЛЫ.
ТУГАН ҖИР КЫРЛАРЫН ЯКЛАП. Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли. 1942 елның декабрендә Фәйзи Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска сроклы курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла.
ЯРУЛЛИН МИРГАЛИМ ЯРУЛЛОВИЧ
Яруллин Миргалим Яруллович родился в 1921 году в с.Татарское Макулово Верхнеуслонского района ТатАССР. Участник Великой Отечественной войны. http://tatfrontu.ru/gallery2/d/106418-3/vospominaniya-yarullina.mp4
СУГЫШ КАЙТАВАЗЫ...
Зал елый, мин дә елыйм… “Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,”Бибинур җырласын”, диләр. Сибгат Хәкимнең “Юксыну” җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, мин дә елыйм… Шул җырны әле дә күз яшьсез тыңлый алмыйм”, — дип күз яшен сөртә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугыш инвалиды Фәйзи ага Галиев.
“ИСКӘ ТӨШӘ ДӘ, ҮЗӘКЛӘР ӨЗЕЛӘ”
Каһарманнар Моннан тыш, Ленинград шәһәрен немец илбасарларыннан саклау линияләренең берсе дә биредән уза. Башлангыч план нигезендә шәһәрне ала алмагач, фашистлар, совет сугышчылары каршылыгын берөзлексез бомбага тотып сындырырга уйлыйлар. “Бөек Ватан сугышы елларында Мурмансктагы һәр квадрат километрга төшкән бомба саны бары Сталинградтагыдан гына кимрәк. Уртача алганда һәр Мурманск кешесенә 31 килограмм шартлаткыч матдәләр һәм җиде яндыргыч бомба туры килә”, – дип хәбәр итәләр тарихи документларда.