Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте
Кышлау авылында яшәүче Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Әбекәй улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер кичерә. Тумышы белән Мансура әби Иске Өҗем авылыннан . Кышлауның атаклы көрәшчеләр нәселенә килен булып төшкән көненә дә байтак вакыт үткән инде.