КУЗНЕЦОВ НИКОЛАЙ КУЗЬМА УЛЫ
1943 нче елда Совет армиясе сафларына чакырылган. Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Көнчыгыш-Прусск, Померанск, Берлин операцияләрендә, Балтик диңгезе ярларындагы Кенигсбергны һәм Данцинг крепостен азат итү сугышларында катнашкан. Күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.