СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ - МИННЕГАЛИЕВА ҖӘМИЛӘ
Сугыш чоры баласы - Миннегалиева Җәмилә 7 классны тәмамлагач, Кукмара районы Мәмәшир кызы Җәмиләне язмыш Удмуртия якларына китерә. Күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Комсомолка Җәмилә хәрби хезмәткә алына һәи Иңевск шәһәрендәге зенитчы артиллеристлар хәзерли торган махсус курсларга җибәрелә. Артиллерист Миннегалиева үзенең сугышчан юлын Беренче Белоруссия фронтында, Гомель шәһәре янында башлап җибәрә һәм утлар, сулар кичеп Кинингсберкка кадәр барып җитә.