ЧАГОВСКИЙ МИХАИЛ КОНСТАНТИН УЛЫ
Аннан украинлы Михаил Чаговский да качып котыла алмый. Баштагы мәлдә Миша һәм аның иптәшләре Көнчыгыш Пруссиянең торф ятмаларында эшлиләр. Эш көне 12 сәгать дәвам итә, малайлар тездән салкын суда торалар. Беренче көннәрдән үк алар качарга ниятлиләр. Ниһаять, уңышлы мизгелне тотып, дүрт кыю юлга кузгала. Берничә көннән алар Польшагга барып җитәләр. Хәлсез һәм ач үсмерләр йортларның берсенең ишеген шакыйлар. Хуҗа-поляк качкыннарга керергә рөхсәт итә, өстәлгә сөтле ботка да куя. Алар ашаган араданемецларга чакырылмаган кунаклар турында хәбәр итәргә өлгерә.