АФАНАСЬЕВ АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ
АФАНАСЬЕВ Александр Петрович (25.7.1920, хәзерге Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы - 25.7.1944, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), өлкән лейтенант (1944). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 51 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.