КАМАЛОВА (АБДУЛЬМИНОВА) РӘШИДӘ ШӘЙХГАЛИ КЫЗЫ
Мустафина Резеда авылдашы Камалова (Абдульминова) Рәшидә Шәйхгали кызы истщлеклще белщн уртаклаша.
Мустафина Резеда авылдашы Камалова (Абдульминова) Рәшидә Шәйхгали кызы истщлеклще белщн уртаклаша.
Юнусов Кутдус Юнусович родился в 1907 году в деревне Чыршылы Мензелинского уезда Уфимской губернии (ныне Сармановский район), рано оставшись сиротой он до войны трудился на земле родного Сармановского района, женился на девушке из соседнего села Бибисаре Камалетдиновой переехал в село Петровский завод растил двух детей сына и дочь.
Шакирова Мияссара Шакировна родилась в 1918 году в селе Старый Имян. На сегодняшний день Мияссара апа живет в семье сына Фаннура и невестки Лейлы.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Корбанов Әхмәтхаҗый (Хаҗый, Хаҗи) Корбангали улы 1907 елның 5 маенда Татарстан Республикасы, Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны Сарман Район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң, аны фронтка озаталар. Ул атлы пехотада хезмәт итеп, гаскәрләрнең зур мобильлелеген һәм зур ераклыкка тиз хәрәкәтен тәэмин итүче була. Смоленск шәһәре янында барган сугышта каты яраланып, бик озак госпитальдә ята. Сәламәтлеге буенча беренче группа инвалидлык биреп, 1943 елны туган ягына кайтарып җибәрәләр.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйззәтуллин Габделәхәт Гыйззәтулла улы 1916 елның 26 сентяберендә Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. Иске Кәшер авылы мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң, 1934 елның 1 январеннан күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Яр Чаллы шәһәрендә тракторчы - бригадирлар хәзерләү курсын бетергәч, колхозда тракторчы булып эшен дәвам итә.1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Монголиядә хезмәт итә. Кайтарына 3 ай кала сугыш башлана.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Зәйнагетдин Гильфан улы 1924 елның 6 январенда Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Анак авылында туган (хәзерге Сарман районы). Иске Кәшер авылы мәктәбенә йөреп 7 класс белем ала. 14 яшендә трактор руле артына утыра, тракторчы ярдәмчесе булып эшли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Сәгыйдулла Төхбәт улы 1919 елның 27 сентябрендә Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Иске Кәшер авылында туган (хәзерге Сарман районы). 1934 елда авылда 7 классны тәмамлый. Тракторчылар курсында белем алып тракторчы булып эшли. 1940 елның январында Ленинград өлкәсе Слуцк район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында 1942 елның январына хәтле 137 нче артеллерия полкында, 76 мм лы див.пушкада, 1945 елның маена кадәр 10 гв.арт. дивизионында 76 мм лы, 85 мм лы , 122 мм лы, 152 мм лы див.
Кәлимуллин Хәмзә Нәбиулла улы 1912 елны Уфа губерниясе Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Иске Кәшер волосте Анак авылында туган. Сугышка кадәр ул Ленинград хәрби академиясен тәмамлаган.1939-1940 нче елларда 455 нче укчылар полкының 42 нче укчылар дивизиясе составында лейтенант дәрәҗәсендә Совет- Финляндия сугышында катнаша. Разведка бүлеге командиры була. Хәрби бурычны үтәгәндә алар чолганышта калалар. 1940 елның 16 февралендә Мурино-Лужки авылы янындагы сугышта һәлак була. Беренче күмү урыны - Карьялайнен авылы.
Сугыш ветераны Рәфиков Габдрахман Габдрәфикъ улы 1894 елда хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда Сарман район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына һәм хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1945 елда демобилизацияләнә, туган авылына кайта. “Киров” исемендәге колхозда тимерчелектә һәм төрле эшлэрдә эшли. Сугыштагы батырлыклары өчен медальлләр белән бүләкләнә. 1955 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Рәхимова (Корнеева) Мөзәянә Шәймәрдән кызы 1920 елның 15 ноябрендә Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте (хәзерге Сарман районы) Яңа Кәшер (Иске Кәшер) авылында туган.Туган авылында җиде класс белем алгач, 14 яшьтә Казан шәһәре фельдшер-акушерлар училищесына укырга керә.Ул вакытта аларны Казан медицина институтыннан килеп профессорлар, доцентлар укытканнар. Уку татар телендә алып барылган. Укып бетергәч аны Буа шәһәренә фельдшер итеп эшкә җибәрәләр. Мөзәянә Шәймәрдән кызының теләге берничә ел эшләгәннән соң, медицина институтына укырга керү була.