САФИУЛЛИНА РАСИХА НӘГЫЙМУЛЛА КЫЗЫ
Тыл һәм хезмәт ветераны Сафиуллина Расиха Нәгыймулла кызы 1921 елның 10 маенда Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Яхшыбай авылында туган (хәзерге Сарман районы). Иске Кәшер авылы мәктәбен тәмамлагач, 1938 елның сентябреннән 1940 елның августына кадәр Минзәлә шәһәрендә фельдшер- акушерлар әзерли торган училищеда укый. Аны тәмамлагач Бөгелмә районы Карабаш авылына эшкә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлана һәм Расиханы, сугышның беренче көннәреннән үк, 1941 елны Кызыл Армия сафларына алалар.